Артур Иделбаев кулга алынды. Кем өчен сабак?

Артур Иделбаевны тоткарлау вакытында

Рәсми чыганаклар Иделбаевның зур күләмдә акча үзләштерүдә шикләнелеп кулга алынуын хәбәр итте. Әмма кемдер моның сәбәбе — аның милли хәрәкәттә активлыгы һәм оппозицион позициясе дип фаразлый.

Узган атнаны Уфада соңгы елларда туризм өлкәсендә эшләгән, ә аңа кадәр медиа ширкәт тотучы һәм милли активист Артур Иделбаев тоткарланды. Бу эш көпә-көндез башкарылды, Иделбаев өчен бу көтелмәгән хәл икәне күренде, берни абайламаган кешене куркыныч җинаятьче кебек җиргә егып, кулларып каерып алып киттеләр. Шунда ук федераль каналларды аны фаш итүче сюжетлар, язмалар чыкты, әмма Башкортстан дәүләт басмалары бик язмады.

Иделбаев һәрвакыт Башкортстан хакимиятенә якын кеше булды. Президент Мортаза Рәхимов вакытында да, башка башлыклар белән дә уртак тел тапты, Башкортстанның әлеге җитәкче Радий Хәбиров белән дә ашлары пеште. Хакимият тагарагына якын булса да, аңа төрмә яный.

БУ ТЕМАГА: Башкортстанда туризм түрәләре Артур Иделбаев һәм Руслан Юнысов кулга алынды

Рәсми чыганаклар Иделбаевның зур күләмдә акча үзләштерүдә шикләнелеп кулга алынуын хәбәр итте. Имеш, ул Башкортстанда Туризмны үстерү үзәге җитәкчесе урынбасары буларак, үзенең җитәкчесе Руслан Юнысов, "Проект офисы" исемендәге автоном оешма җитәкчесе Илнур Куватов белән туризм үсеше өчен бирелгән дәүләт акчасын урлаган.

Әмма кемдер моның сәбәбе — аның милли хәрәкәттә активлыгы һәм оппозицион позициясе дип фаразлый. Бу тарихта калса да, әлеге вакытта ул хакимият белән кулга кул тотынып эш итсә дә, Русия хакимияте теләсә һәр кешедән бүки ясый ала, дип саный башкорт активистлары. Шулай да социаль челтәрләрдә төрле фикерләр бар: берәүләр аны халык яклы, милли җанлы башкорт дип бәяли, икенчеләре — икейөзле шәхес дип тәнкыйтьли.

Башкорт активисты Руслан Габбасов аның белән таныш булуын, вакытында зирәклегенә соклануы турында язды. Әмма акчаны артык яратуы аны кармакка эләктерде, ди ул.

—Мин аны шәхсән белә идем. Зирәк, белемле, актив һәм стратегик уйлый белгән башкорт милләтчесе булды. Әмма акчага мәхәббәте аны һәлакәткә китерде.

1990-нчы елларда Башкорт яшьләре берлеге зур чаралар оештыра иде: Уфа телеүзәген басып алу, Русия байрагын ертып ташлау, Салават Юлаев мәйданында ачлык игълан итү, меңләгән кеше катнашында митинглар уздыру, "Бозкорт" исемле хәрби аланнар оештыру һәм башкалар.

Бөтен медиа Иделбаев турында аның Чечня кыр командиры Шамил Басаев белән фотога төшүен язды, сөйләде. 1996 елда Иделбаев Чечняга барды һәм Басаев белән очрашты. Ул вакытта Басаев Ичкерия хөкүмәтендә эшли иде һәм күп кенә танылган сәясәтчеләр аның белән кул кысып күреште. Иделбаев белән бергә Чечнягә ике КамАЗ һуманитар ярдәм дә барды — Мортаза Рәхимов тарафыннан бирелгән. Берсе дә искә төшерергә теләми, әмма ул вакытта Иделбаев белән Башкорстаннан ике әсир дә кайтты, берсе - урыс егете.

Башкорт яшьләре берлеге Рәхимов белән татулашты, оешма аны сайлауларда яклады һәм, шуннан соң, яшьләр арасыннан күп кенә активистлар хакимияткә алынды. Әмма киләчәктә бу хакимият Мәскәүгә буйсынды һәм әлеге кешеләр үзгәрде. Тегермән кебек иләнделәр, алар маңкортка әйләнде — үз милләтен онытты.

Хәзерге вакытта да Башкорт яшьләре берлегенең элекке әгъзалары — хакимияттә утыра. Мәсәлән, Азат Бадранов — республика башлыгы администрациясендә, Гөлнур Колһарина — депутат, Ринат Баимов — "Махсус хәрби операция" штабы җитәкчесе, Илшат Таҗетдинов — премьер-министр урынбасары, Рәүфә Рәхимова — "Пруфы" медиасында Иделбаевны тәнкыйтьли, — ди Габбасов.

Габбасов берникадәр вакыттан соң федераль медиада Башкортстанны "милличелек һәм сператистлар оясы" итеп күрсәтеп, республикага һөҗүм башлануы ихтимал, дип фаразлый. Бу — Русия өчен зур үзгәрешләрнең башы булырга мөмкин.

Габбасов алга таба ни булыр, бу очракта Башкорстан башлыгы Радий Хәбиров нишләр дигән сорау куя. Артур Иделбаевтан баш тартырмы, әллә яклармы?

БУ ТЕМАГА: "Башкорт" оешмасын тыю — Радий Хәбировның бик зур хатасы"

Активист Ишморат Хәйбулла Иделбаев турында НТВ чыгарган сюжетта Радий Хәбиров та барлыгын искәртә, телевидениедә мондый дәрәҗәдәге кешеләр кадрга очраклы керми, бу үзенә күрә киная дип аңлата. Ул моны "Илче Гайса" фикер клубында әйтте.

— Беренчедән, Иделбаевны тыныч кына эш җиреннән алып китә алырлыр иде, хезмәткәрләре каршында, бу бер мыскыл итү булыр иде, әмма алай эшләмәделәр, олы кешене җиргә егып, башын бәреп, кулларын каерып алып киттеләр. Башын борып исемен сорыйлар. Урал Байбулатовны да шулай алып киттеләр. Карап тору гына да куркыныч, җирәнгеч. Исәпкә алыгыз, Иделбаевны читтән видеога төшерәләр, димәк моның максаты бар, махсус әзерләнгәннәр.

Икенчедән, федераль НТВ каналыннан зур сюжет чыкты, аны экстремист буларак дип тәкъдим иттеләр. Шунда ук Радий Хәбировны күрсәтеп алалар. Димәк аңа карата бармак яныйлар, киная җибәрәләр. Бу – синең кешеләр, менә нинди алар дигәнне сеңдерәләр. Әллә кайчангы тарихларны казып чыгаралар.

Өченчедән, Артур Иделбаев хакимияткә ят кеше булмады. Әмма ни күрәбез? Никадәр хакимият каршында тәлинкә тотма, хакимият аямаячак, чәйнәп төкерәчәк. Куркыныч тамга сугарга чирканмаячаклар. Иделбаев хакимият ни теләде, шуны башкарды. Тимур Вәлитов активистларны никадәр пычрак сүзләр белән телгә алганда Иделбаев аны хуплап комментарлар язып утырганы искә төшә (Тимур Вәлитов - хакимит тарафлы журналист, республикада Иҗтимагый пулат әгъзасы, "Баймак эше" фигурантларын тәнкыйтьләп сюжетлар чыгарды - ред.). Хакимияттәгеләр белән дуслык алып бару никадәр куркыныч булганның мисалы. Башкортлар Русияне Рәсәй ди. Рәсәй безгә әсәй түгел шул, — ди Ишморат Хәйбулла.

Башкорт активистлары Артур Иделбаевны акча белән әвеш-тәвеш китерүеннән бигрәк аның милләтчелеге аркасында камчылыйлар, акча юу бер сәбәп кенә, диләр. Барысы да сәяси заказ белән башкарылган, дигән фикердә.

БУ ТЕМАГА: Артур Иделбаев тагын кулга алынды


Сәясәт белгече Андрей Потылицын Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның туганнарын да тоткарлый башладылар дип белдерде. Бу аның карьерасына нокта куярга мөмкин дип саный ул.

"Әгәр элек коррпуциягә каршы көрәшүчеләр Хәбировның хезмәттәшләрен һәм иптәшләрен генә тотсалар, хәзер вазгыять бик каты үзгәрә. "Силовиклар" аның җылы урыннарда утырган туганнарына да килә башлады. Иделбаевның башлыкка турыдан-туры туганмы юкмы икәнен әйтә алмыйм, ләкин Хәбировның Башкортстан башлыгы булганчы таралган гаилә фотоларында икесе дә бар. Гомумән, Артур Иделбаев үзен Хәбировка бик якын кеше икәнен күрсәтеп килде. Һәм бу чынлап та шулай.

Иделбаев бөтен карьерасында гел Хәбиров тирәсендә торды. Аны күләгәдәге туризм министры дип әйтергә була. Ул эшләгән вакытта туризм министрлыгында биш җитәкче алышынды. Әлеге вакытта туризм министры булган Зөһрә Гордиенко бу эшләрдән читләшергә тырыша, тикшерү күрсәтер дип генә җавап бирә. Ләкин аңлатыгыз әле миңа, бу миллиардлаган акчалар ничек министрлык аша узып, башкарылган эшләрнең документлары кабул ителгән? Министрлык бит контрольдә тотарга тиеш. Мондый зур эшләр министрлыкта контрольсез генә узуына ышанмыйм.

Түрәләр эшләреннән, вазифаларыннан китеп, ничектер кача алса, Хәбировның туганнары һәм аның башка якын кешеләре болай эшли алмый.

Артур Иделбаевның хәле яхшы түгел. Акча урлауда гаебе дәлилләнсә, мәхкәмә аның элекке эшләрен дә исәпкә алачак. Аңа 10 елга кадәр төрмә яный, дөрес бу кадәр бирмәсләр, ләкин ниндидер мөддәт булырга мөмкин. Һәм бу булса, ул Радий Хәбировны Башкортстан башлыгы вазифасында башка күрә алмаячак", диде Потылицын үзенең "Открытая политика" каналында.

Артур Иделбаев кем ул?

Артур Иделбаев 1971 елда Уфада туган. Әтисе - галим, башкорт әдәбияте белгече Мирас Иделбаев, әнисе - күренекле шагыйрә, вакытында "Башкортстан кызы" журналы мөхәррире Гөлфия Иделбаева, энесе - Урал Иделбаев, композитор.

Артур Иделбаев Башкортостанда 1990нчы елларда башкорт милли хәрәкәтендә катнаша. Ул Башкорт яшьләре берлеген (СБМ) оештыручыларның берсе, берара бу хәрәкәтне җитәкли. Хәрәкәт вакытында Башкортстанның бәйсезлеге өчен көрәшә.

1996 елда Иделбаев Чечен Республикасына сәфәр кыла, ул чакта премьер-министр урынбасары булган Шамил Басаев белән очраша. Бу сәфәр барышында Башкортстаннан ике КАМАЗ һуманитар ярдәм дә җибәрә.

2000 еллар башында Иделбаев Башкортстан хакимияте белән хезмәттәшлек итә башлый, Мортаза Рәхимовның хакимияткә килү, аны президентлыкка сайлау кампаниясенә ярдәм итә. Иделбаев "Бозкорт" яшьләр өчен хәрби алан да оештырган дип санала. Бу аланнарда тәрбия узучы яшьләр протест чараларында да катнаша.

Карьерасын журналист буларак башлый. "Йәшлек" газетасының баш мөхәррире була, шулай ук "Комсомольская правда" газетасының Башкортстандагы мөхәррир вазифасын башкара.

2000 нче елларда Уфада "Неделя" нәшрият йортын җитәкли. Биредә урыс, башкорт, татар телләрендә газетлар чыгара. Алар Башкортстанда иң югары тиражлы була. Берничә елдан соң ул банкротлыкка чыга. Соңыннан Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карамагындагы Матбугат һәм нәшрият эшләре идарәсендә башлык урынбасары булып эшли.

Соңгы елларда Иделбаев туризм үсеше белән шөгыльләнә. 2019 елдан башлап Башкортстанда туризмны үстерү үзәген җитәкли, соңрак — мөдире урынбасары вазифасына күчә

2023 елдан "Торатау геопаркы"н җитәкли. Аның берничә этнотур проекты бар. Мәсәлән, "Чын Башкортстан" этнотуры, "Пржевальский эзе буйлап" экспедициясе. Бу проектлар федераль дәрәҗәдә бүләкләр алган. 2025 елның мартында Башкортстан туризмын үстерүгә керткән өлеше өчен Салават Юлаев ордены белән бүләкләнгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!