Галиәсгар Камал театры өчен чыгымнар арттырылачак

Камал театрының яңа бинасы

Әмма арттырылган акчалар спектакльләр куюга тотылмаячак.

2025 елга чыгымнар 33 миллион сум каралган иде, әмма Inkazan язуынча, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин үз карарында чыгымнарны якынча 11 тапкырга – 347 миллион сумга кадәр арттырган.

Татарстан мәдәният министрлыгында акча арттыру яңа спектакльләр кую өчен тотылачак чыгымнарга бәйле түгел дигәннәр. Өстәмә акча бүлү Х.Такташ урамында урнашкан яңа бинаны эшләтүгә кирәк булган.

Аерым алганда яңа бинаны файдалану белән бәйле чыгымнарны каплау, аерым алганда бинаны тоту чыгымнары, өстәмә хезмәткәрләргә акча түләү, милек өчен салымнар өчен тотылачак.

  • Күптән түгел Камал театры Кабан күле буендагы өр-яңа бинага күченде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!Камал театры өчен чыгымнар арттырылачак