Башкортстанның Мәдәни мирасны саклау идарәсен һәм аңа буйсынган оешмаларны тикшерә башлаганнар. Прокуратура дәүләт казнасыннан бүленеп бирелгән акчалар тиешле максатта кулланылмаган дип саный.
Бу хакта "Коммерсантъ-Башкортостан" яза. Медиа хәбәр итүенчә, прокуратураның дәгъвалары беренче чиратта идарәнең фәнни-җитештерү үзегенә кагыла. Тикшерүчеләр фикеренчә, аларга тарихи-мәдәни экспертиза ясар өчен дәүләттән бүленеп бирелгән акча дөрес кулланылмаган.
Моннан тыш "Древняя Уфа" оешмасы фәнни-җитештерү үзеге җитәкчесе Динар Абделхуҗинга 50 экспертиза ясарга бирелгәне ачыкланган, 50 акт имзаланган. Һәр килешү 1 сумга төшкән, әмма бернинди дә акча түләнмәгән.
Оешма шулай ук "Ирәндек" музей-тыюлыгының җирендә археологик мирасны тәшкил иткән урыннарны билгеләү эшенә заказ биргән. Әмма моңа Русиянең мәдәният министрылыгының рөхсәте кирәк, ә бу документ юк. Ләкин Башкортстанның Мәдәни мирасны саклау идарәсе хезмәткәрләре бу хезмәт өчен хисапны үзләре ясаган булып чыккан.
Моңа өстәп Мәдәни мирасны саклау идарәсенең фәнни-җитештерү үзеге 2024 елның сентябрендә "Росстань" оешмасы белән 32,4 млн сумлык килешү төзегән. Аның нигезендә Уфаның Коммунистическая урамындагы Поликарпов йортын саклап калыр өчен эшләр башкарылырга тиеш булган. Эшнең бер өлеше генә башкарылган, әмма йортка ремонт ясалган дип хисап бирелгән.
Прокуратура хисабында күренгәнчә, "Шүлгәнташ" тыюлыгы аларга бирелгән субсидиядән дәүләт сатып алу хезмәтәнеңе белгеченә хезмәт хакы түләгән. Гәрчә бу кеше анда эшләмәгән һәм бернинди дә эш башкармаган.
Мәдәни мирасны саклау идарәсе эчке тикшерү уздырыла, аларга караган оешмалардагы хезмәткәрләрнең гамәлләре тикшерелә дип аңлатма биргән.
- Күптән түгел Башкортстанда Туризмны үстерү үзәге җитәкчесе Руслан Юнысов һәм аның урынбасары Артур Иделбаев, дәүләт акчасын урлауда шикләнелеп, 22 сентябрьгә кадәр кулга алынды. Карарны Уфаның Совет районы мәхкәмәсе чыгарды, дип хәбәр итә РБК-Уфа. Эшнең нечкәлекләре турында әйтелми.
- НТВ телеканалы тоткарлау турында зур видео чыгарды. Урамнан тыныч кына барган Иделбаевны куәт оешмалары хезмәткәрләре юеш асфальтка егып сала, кулларын каерып богаулый.
- Башкортстан медиасы язуынча, алар "Туризм һәм кунакчыллык" дәүләт проекты кысаларында туристлар өчен ял итү урыннары төзү максатыннан Русия бюджетыннан бүленгән 300 миллион сумны үзләштерүдә шикләнелә. Гомумән, әлеге дәүләт проект нигезендә Башкортстандагы сәүдәгә корылмаган оешмалар 1 миллиард сумнан артык федераль акчаны "үзләштергән".
- Бу акчага республикада глемпинглар һәм туристлар өчен башка ял итү урыннары төзергә вәгъдә ителгән. Әмма хокук саклау оешмалары мәгълүматларына караганда, чыгымнар күпкә арттырылган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!