Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан "туган тел"не чыннан да яклый алдымы?


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә, 2025 елның гыйнвары
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә, 2025 елның гыйнвары

Республика медиалары "Татарстан туган телне саклап калды" дип мактанган вакытта, татар теленә бүленгән сәгатьләрне киметү юнәлешендә әлегә бернинди үзгәрешләр юк. Сәясәт белгече Дәүләт шурасы "демаршы" Мәскәү белән алдан килештерелгән дип саный.

Соңгы атналарда мәктәпләрдә туган телләрне укыту мәсьәләсе янә зур игътибар җәлеп итте. Федераль үзәкнең урыс булмаган телләрне тагын да ныграк кысу нияте инде күптәннән билгеле булса да, рәсми Татарстан нәкъ соңгы атналарда аяк терәп, туган телне якларга кереште.

Татарстан хакимиятенә бәйле телеграм-каналлар, медиа ресурслар кинәт кенә Русия президенты ярдәмчесе Елена Ямпольскаяны сүгә, мәктәпләрдә "туган тел" төшенчәсенең юкка чыгуын аңлата, хәтта татар теленең мәктәпләрдә нибары 1 сәгатькә генә калу куркынычын да сөйли башлады. Бераздан "артиллерия" дә кушылды: Татарстан депутатлары Дәүләт шурасы утырышында шактый кискен чыгышлар ясады, татар теленең һәм урыс булмаган барлык Русия халыклары телләрен юкка чыгару сәясәте турында искә төшерде.

Бераз да үтмәде, уңай җаваплар да ишетелде: Русия мәгариф министрлыгы "туган тел" дәресе исемен сакларга ризалашты диелде. Татарстан медиалары һәм хакимияткә якын каналлар җиңү билгеләргә ашыкты: бөтен медиа киңлекне "Татарстан защитил родной язык" дигән белдерүләр басып алды.

Бу чыннан да җиңүме? Чынлыкта Татарстан туган телне яклый алдымы? Республиканың кинәт кабынган активлыгы артында нәрсә ята? Азатлык Радиосы бу сорауларга җавап эзләде.

Федераль үзәк нинди үзгәрешләр кертергә җыенды?

Узган елның 30 декабрендә, халык Яңа ел мәшәкатьләре белән йөргәндә, Русия президенты Владимир Путин тел сәясәте өлкәсендә Русия хөкүмәтенә, Дәүләт думасына һәм башка хакимият оешмаларына яңа күрсәтмәләр бирде. Төп эчтәлеге: урыс теленең өстенлеге.

Милли телләргә бәйле шактый үзгәрешләр дә карала, алар турында җентекләп Азатлык моңарчы язган иде. Мәгариф өлкәсендә Русия халыклары өчен иң хәтәре: "туган тел" атамасының юкка чыгуы. Яңа уку елыннан татар, башкорт, чуаш һәм башка милли телләр мәктәпләрдә бары тик "Русия халкының теле" дип аталырга тиеш.

Алай гына түгел, Путин күрсәтмәләренә таянып, Русия мәгариф министрлыгы тагын бер хәлиткеч карар кабул итте. Милли җәмәгатьчелек игътибар иткәнчә, яңа стандартларда "Русия халкының теле" дәресләренә 1 сәгать кенә каралган. Элек туган телләрне програм нигезендә 2-3 сәгать уку мөмкинлеге карала иде.

Бу үзгәрешләр Русия халыкларының милли җәмәгатьчелекләре тарафыннан шактый сүлпән кабул ителде. Тавышны башлыча саха җәмәгате күтәрергә тырышты, әмма күпсанлы татар-башкорт оешмаларыннан каршылык сизелмәде диярлек.

Бары тик галим Дамир Исхаков кына август аенда узачак "Милләт Җыены"нда "Русия Федерациясе халыклары телләре турында" яңа канун өлгесенә карата фикерен белдереп карар кабул итәргә чакырды.

Рәсми Татарстан нигә каршы чыкты?

Инде дүртенче ел дәвам иткән Украинага каршы сугыш фонында, илдә барлык оппозиция, бәйсез карашлы медиа, каршы дәшә алган иҗтимагый оешмалар һәм сивил җәмгыять тулысынча чистартылган хәлдә, федераль үзәкнең карарларына протест белдерүне күз алдына китерү шактый кыен. Аеруча, Путин өчен бик мөһим дип саналган милли мәсьәләләрдә.

Шуңа карамастан, июль аенда рәсми Татарстан шактый активлашты. Берсе артыннан берсе республика элитасы кулында дип саналган телеграм-каналлар, республика медиалары "туган тел" төшенчәсе турында кинәт кенә сөйли башлады, яңа уку елыннан "Русия халкы теле" дәресе булуын тәнкыйтьли башлады. Бу инициатива башында булган Елена Ямпольскаяга да шактый "эләкте".

Сәясәт белгече Руслан Айсин Татарстанның кинәт барлыкка килгән бу активлыгын бары тик сентябрьдә узачак Татарстан президенты сайлавына бәйли. Ул Дәүләт шурасының фрондасы федераль хакимият белән алдан килешенгән дип саный.

— Татарстанның протесты Мәскәү белән алдан килешенде һәм сөйләшенде дип саныйм. "Имеш, без тавыш күтәрәчәкбез. Башкача булмый, чөнки бу имиджга, абруйга зыян сала", дип аңлатканнардыр. Тавыш күтәрелде, әмма компромисс та алдан табылды: "туган тел" дәресе исеме кала, ләкин чын проблем – бу дәрес санының кыскаруы да саклана. Федераль үзәк тә максатын үти, Татарстан да йөзен саклый булып чыга, — ди сәясәт белгече.

Бүгенге сәяси шартларда Татарстан автоном рәвештә баш күтәрә алмый, дип саный Айсин. Һәм бу республика түрәләренең Мәскәү белән җитди каршылыкка керү өчен җитәрлек зур мәсьәлә дә түгел.

— 2017 елда күпкә көчлерәк мәсьәлә һәм хәлиткеч вакыт иде, ул чакта бераз көрәшеп карадылар – берни килеп чыкмады. Ә 2025 елны 2017 ел белән чагыштырып булмый. Татарстан элитасының үзләрен саклау инстинкты көчле.

Сентябрьдә Миңнехановның сайлавы узачак. Ул үзен гел татарны, Татарстанны яклаучы булып күрсәтергә тырышып килде, шуңа аңа татар электоратын да шул рәвешле җәлеп итү мөһим. Янәсе, президентыбыз көрәшә, көн-төп телебез, милләтебез, динебез өчен эшли дип күрсәтергә тырыштылар дип күренә, — дип аңлата Айсин.

Айсин тәкъдим иткән версиягә тагын бер кызыклы факт өстәлә: Бизнес-Онлайн игътибар иткәнчә, Русия мәгариф министрлыгы "туган тел" дәресе исемен үзгәртмәвен Дәүләт шурасындагы яңгыравыклы чыгышларга ук хәл иткән булган.

Татарстан чыннан да туган телне яклый алдымы?

Югарыда инде әйтелгәнчә, узган атна интернетта "Татарстан туган телне яклауга иреште" дигән язулар күпләп чыкты. Иң беренче булып моны ТАИФ һәм Илшат Әминовка якын булып саналган "Реальное время" язып чыкты. Анда иң беренче булып "Депутаты Татарстана добились у Минпросвещения сохранения названия родного языка" дип аталган мәкалә чыкты.

Мәкаләдә Илшат Әминовның киң комментарие китерелә, анда ул нәкъ "туган тел" терминының нигә бик мөһим булуын аңлата, һәм бу терминның мәгарифтә саклануы белән уртаклаша. Туган тел сәгатьләренең кимүе, Русия җитәкчелегенең бу хакта фикерләреннән ихтимал баш тартулары турында – ләм-мим. Басма бу проблемның булмавын да белми сыман. Шул ук

Шуннан соң берсе артыннан берсе телеграм-каналлар, хакимияткә якын медиалар да Татарстанның уңышы турында мактанырга тотынды. Ясалма акыл ярдәмендә ясалган мондый бер пост 6,3 меңнән артык лайк җыйды. Күп кеше аны үз сторизларында да уртаклашты, гәрчә, проблемның әлегә кадәр чишелмәвен белмичә дә.

Мәсьәләгә бераз ачыклыкны Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин кертте. Ул чыннан да "туган тел" дәресенең исеме сакланачагын раслады. Әмма дәресләр саны кыскаруына бәйле Мәскәүдән әлегә бернинди реакция юк.

— Бу мәсьәләдә без хәзер эш алып барабыз. Нәтиҗәләр булыр дип уйлыйм. Безнең максат – туган тел һәм әдәбият дәресләрен атнасына ике-өч сәгать күләмендә саклап калу, — дип китерә аның сүзләрен республика медиалары.

Соңга калдылар

Әмма нәтиҗәләр булу икеле. Чөнки фәрман инде кабул ителгән. Алай гына да түгел, ул 17 июльдә, нәкъ менә Татарстан депутатлары "баш күтәргән" көнне Юстиция министрлыгында теркәлгән. Ягъни, депутатлар инде хәл ителгән мәсьәләгә "кайгырып" утырган. "Туган тел" төшенчәсе калган, ә дәресләр саны киметелгән.

Әмма бу әйберне күрүчеләр күп булмады. Дәүләт яклы блогерлар "безнекеләр җиңде" дип мактанды. Шулай да журналист Рәмис Латыйпов һәм әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова Татарстан түрәләренең соңга калуы турында язып чытылар.

Латыйпов үзенең "дәгъвә теориясендә" баштан ук йотасы юк иде дип саный.

"Менә Мәскәү төрткәли. Алар карыйлар Татарстан реакциясен. Сүз әйтәме безнекеләр – юкмы. Төрткәләүләр әллә кайчан башланды. "Провоцирование слабостью" диләр руслар - бу беркайчан да яхшылыкка китереп җиткерми. "Татар теле артык күп" дигән сүз әллә кайчан чыкты, тавышны шул чакта ук чыгарып, позицияне белдерергә кирәк иде минемчә. Бер төрттеләр – йотты. Әле йотты гынамы? Безнекеләр Татарстандагы бөтен кешегә дәшмәскә кушты. Татар телен яклап митинг-пикетлар уздырырга теләүчеләрне дә тыйдылар, бу хакта язуны да. Алар инде уйлагандыр – менә үтәр дә китәр. Әмма юк. Үтми дә, китми дә. Конфликтны йомарга тырышып, аны тирәнәйттеләр генә. Менә хәзер инде катырак итеп төрттеләр. Татар телен атнасына бер сәгать кенә калдырмакчы булалар. Менә шулай итеп, безнекеләр быел түзмәде инде, Дәүләт Шурасында каршы сүз әйттеләр. Аны кайбер мәгълүмат чаралары "бунт" дип язды. Вакытында әйтелгән булса, мөнәсәбәт башка булыр иде. Белеп торырлар иде – бу темага кагылу тавыш чыгаруга китерә. Русча әйткәндә, моның "красная линия" икәнен билгеләп куярга кирәк иде", ди журналист.

Ул шулай ук Дәүләт шурасы үзенә фикер әйтә алырдай кешеләрне җыярга тиеш, чын парламентта чын фикер алышу булсын иде дип белдерә.

"Шундый гыйбарә бар. Кем хурлык белән сугыш арасында хурлыкны сайлый, ул ахыр чиктә хурлыкка да дучар була, сугыша да. Бу Британия сәясәтчесе Уинстон Черчилль сүзләре, ул аны премьер-министр Невил Чемберленга әйтә. 1938 елда, Германиянең аппетитын тыябыз дип, алар аңа Чехославикияне бүләк итә, әмма бу Британияне сугыштан да, хурлыктан да коткармый. Сез сугыштан котылыр өчен хурлыкны сайладыгыз, нәтиҗәдә хурлыкны да, сугышна да алачаксыз – чын гыйбарәсе шундый. Төртүчегә ташлама тынычлык китерми, конфликтны соңрак вакытка күчерә һәм аны тирәнәйтә генә", дип тәмамлый сүзен Рәмис Латыйпов.

Миләүшә Хабетдинова Татарстан бу юлы да вакытны сузды дип язды:

"Бу канун комиссияләр аша үтте, безнекеләр тып-тын утырдылар, тәкъдимнәр бирмичә, вакыт суздылар... Тагы сүзгә әйләнеп калачак... Мәктәпләрдә сәгать чутлыйлар. Булган укытучыларны юк итәләр. Туган телен яклаган бердән-бер кеше фаҗигасы күз алдыбызда. Фәттахов тарихы куркытты һәрберсен. Шуның өчен ел буе эндәшмичә утырдылар. Депутатлар ялга киттеләр. Кайда язган документлары? Татарстан карарлары? Чигенә-чигенә үзләрен дә юк иттеләр түгелме?"

2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар теленә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.

Шуннан соң Энгел Фәттахов кире Актаныш районына кайтты. 2022 елда Актаныш зиратындагы бер кабердә тәрене кисеп алу җәнҗалыннан соң вазифасыннан китте.

Соңгы елларда ул авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнде."Чишмә" агрофирмасын җитәкләде.
2024 елның маенда кулга алынды. Аны 2018-2020 еллларда ришвәт алуда (Җинаять кодексының 290 маддәсе) шикләнәләр. Ул тикшерү изоляторында утыра.

Әдәбият белгече, тәнкыйтьче Миләүшә Хабетдинова да Татарстан президентын сайлау алдыннан "туган мәдәният өчен көрәшне тасвирлау" дип бәяли.

"Бүген минем ышаныч индексы бик түбән. Пар чыгардылар, ләкин кануннар дәрәҗәсенә барып җитә алмаслар. Алда сайлаулар тора: туган мәдәният өчен көрәшне тасвирларга телибезме? Әллә үз халкыбызны югалудан саклап калу өчен көч табабызмы! Фаҗига. Безне сүз белән генә түгел, эш белән юк итәләр. Депутат кәнәфиләренәдә ничә татар ире утыра? Сезнең йөрәгегездән бүген кан саркырга тиеш түгел, ул татар халкына энергия бирер дәрәҗәдә сугарга тиеш. Әлегә сез бары тик курку гына саркытасыз", диде Хабетдинова.

"Мәскәү бүген андый демаршларга игътибар итми"

Туган телләргә бәйле үзгәрешләр инде ел башыннан ук билгеле иде, дип искәртә Руслан Айсин. Шуңа күрә Татарстан белән Мәскәү арасында яшерен сөйләшүләр моңарчы ук булырга мөмкин иде, июль "демаршы" монда роль уйнамады, ди ул.

— Бүгенге сәяси вазгыятьтә Мәскәү бүген андый демаршларга игътибар итми. Кирәк булса, кешеләрне кулга да ала алалар, җинаять эшен дә кузгата алалар. Мәскәү өчен бу проблем түгел.

Шулай да Татарстан Русия өчен алдынгы төбәк, Миңнеханов та мөһим кеше. Русиянең Ислам дөньясында элемтәләре өчен дә мөһим, төрки дөнья багланышлары да бар. Шуңа күрә әлегә "туган тел" атамасын саклау белән кечкенә компромисска килешенде дип саныйм, — ди сәясәт белгече.

Татарстан каршы дәшәргә курыкмады, чөнки барысы да алдан килешенгән булган, дип саный ул.

— Без түрәләребезне яхшы беләбез бит. Йөрәкләре белән татар теле өчен җан атсалар да, кәнәфиләре алар өчен кыйммәтлерәк. Шуңа аларга протест аркасында чын куркыныч янаса, алар мондый чыгышларга бармаслар иде. Мәскәү күзлегеннән караганда, бүгенге вазгыятьтә моны хәтта хыянәт итеп тә бәяләп була. Русия җитәкчелегенә, Путин сәясәтенә, "урыс дөньясына" хыянәт. Бу куркыныч нәрсә.

Илшат Әминовлар, башка депутатлар моны белә торып, болай гына ялкынлы чыгышлар ясамаслар иде. Димәк, бу бары тик килешенгән генә булырга мөмкин, — дип сөйләде Айсин.

"Милли телләрне бетерү сәясәтен адымлап тормышка ашырылар"

Федераль үзәк тарафыннан татар теленә һөҗүм инде күптәннән алып барыла. Моны Дәүләт шурасында чыгышында шагыйрь, депутат Ркаил Зәйдулла да белдерде.

— Милли компонентларны алып ташлау 2004 елдан ук башланды. Шуннан соң урыс теленнән кала барлык телләрне юкка чыгару сәясәте алып барыла. Моның артында кемнәр тора – белмим, ләкин бу эш соңгы елларда гына башланмаган. Бу – гасырлар дәвамында алып барылган сәясәт. Без кайчакта басымны сизми башладык, әмма чигенә-чигенә телебез югала, — диде ул.

Милли мәгарифкә иң көчле һөҗүм исә 2017 елда булды. Ул вакытта татар теле мәктәпләрдә дәүләт теле буларак укытылудан туктады, факультатив "туган тел" дәресенә әйләнде. Сәгатьләр саны да нык кыскарды. Татарстан бу һөҗүмгә тиешле дәрәҗәдә каршы тора алмады. Туган тел дәресләренә мондый һөҗүмнәр әле дә дәвам итә.

Руслан Айсин фикеренчә, быелгы һөҗүм – алдан кабул ителгән стратегиянең чираттагы адымы гына. Татар теленә һәм Русиянең башка милли телләренә басымны Мәскәү адым-адым, өзлексез рәвештә ясый.

— Бу стратегиягә әле 2007 елда нигез салынды дип уйлыйм (Ул елны милли-региональ компонент алып ташланды – Азатлык). Шуннан соң милли телләрне бетерү сәясәте әкренләп, адымлап тормышка ашырылар. Бу яңа әйбер түгел, аны 19 гасырда ук Николай Ильминский (Урыс православ миссионеры - ред) язып чыккан иде: татарларны әкренләп телләреннән, диннәреннән аерырга. Бу хәзер дә башкарыла.

Татарстан да бу очракта җитди каршылык күрсәтергә теләми, үзләрен һәм халыкны тынычландырырга тырыша гына. Түрәләр һәрвакыт Мәскәү белән килешергә тырыша, "карагыз, әле әз генә калдыралар бит, 2 сәгать рөхсәт иттеләр, әле туган тел дә саклана", дип юатырга тырышалар. Әле Сабантуйлар уза, Казанда менә театрның яңа бинасы төзелде, Казан матурлана дигәнгә шатланырга тырышалар, — ди сәясәт белгече.

  • Статистика һәм саннар да татар теленең авыр хәлен раслый. 2021 елда узган җанисәп мәгълүматлары буенча, соңгы 11 елда Русиядә татар телен белүчеләр саны 1 миллионга кимегән. Бүген илдә нибары 3,26 миллион кеше генә татарча белүен әйтә, ә көндәлек тормышта даими татарча аралашучылар – 2,9 миллион тирәсе генә
  • 2002 елдан бирле алып саналганда, соңгы 20 елда татарча белүчеләр саны рәсми саннар буенча 2 миллионга кимегән. Бу чагыштырмача һәм бәхәсле саннар булса да, тенденция бик аңлашыла: татар телен белүчеләр һәм кулланучылар саны зур тизлек белән сирәгәя.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG