Accessibility links

Кайнар хәбәр

Июльнең өченче атнасы АКШта "Әсир милләтләр атнасы" буларак билгеләнә


Доналд Трамп
Доналд Трамп

Элегрәк Доналд Трамп имзалаган президент прокламациясе чыкты.

Бу атна АКШ президенты Дональд Трамп тарафыннан "Әсир милләтләр атнасы" (Captive Nations Week) дип игълан ителде.

Бу уңайдан Трамп имзалаган президент прокламациясендә түбәндәге сүзләр урын алган:

"Әсир милләтләр атнасында мин тоталитар режим астында яшәүче һәр кешегә ихлас теләктәшлегемне белдерәм һәм ирек кадерләнгән, суверенитет хөрмәт ителгән, һәр халык золымнан һәм җәберләүдән курыкмыйча яши алган тынычлык дәверен алга этәрү максатын дәвам итүемне кабат раслыйм.

1959 елда Президент Дуайт Эйзенхауэр "Әсир милләтләр атнасы"н беренче тапкыр игълан итте — бу коммунизм куркынычының көчәюенә каршы тору һәм Америка тарафыннан сүз иреге, дин иреге һәм үзидарә хокукы кебек төп ирекләрне яклау ниятен күрсәтү өчен эшләнде. Президент буларак, мин бу эшне бүген дә дәвам итәм, чөнки дөньяда әле дә репрессив режимнар еш кына үзгә фикерле кешеләрне бастыра һәм халыкны дин тоткан өчен эзәрлекли".

Трамп белдерүенчә, Дин иреге комиссиясе, Ак Йортның дин эшләре идарәсе һәм АКШ Дәүләт департаментының Халыкара дин иреге идарәсе дөньяда дин иреген яклауны киңәйтү һәм ныгыту юнәлешендә бергәләп эшли.

"Без Америкада һәрвакыт бер гади хакыйкатьне саклыйбыз: хокукларыбыз хөкүмәттән түгел, ә Күкләрдән — Ходайдан килә. Без ышанабыз: кануни хөкүмәтләр үз көчләрен халык ризалыгыннан ала, ә дин иреге — ирекле дәүләтнең нигезе.

Шушы хакыйкатьләргә таянып, минем хакимиятем тотрыклы һәм тыныч дөнья булдыру өстендә эшли. Без үзебезнең беректәшләр белән дә, оппонентлар белән дә, ныклы дипломатия алып бару, низагларны чишү һәм бөтен дөньяда даими тынычлык урнаштыру өчен хезмәттәшлек итәргә әзер.

Америка һәрвакыт золымга каршы торган, үз динен яклаган, һәм һәр кешенең Ходай тарафыннан бирелгән хокуклары өчен көрәшкән кешеләр янында булачак. Без көч белән җитәкчелек итүне, золым каршында дөреслекне әйтүне һәм бөтен дөньяда тынычлык, ирек һәм кеше дәрәҗәсе өчен көрәшне дәвам итәчәкбез".

26 июльдә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев һәм Казаннан оппозиционер Николай Башмаков "Әсир милләтләр атнасы" (Captive Nations Week) уңаеннан Парижда пикетка чыкты.

  • АКШта "Әсир милләтләр атнасы" ел саен билгеләп үтелә. Бу атна кысаларында төрле җәмәгать һәм рәсми чаралар оештырыла. Аның максаты — коммунистик режимнар контролендә булган, азатлыктан мәхрүм халыклар проблемасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.
  • 1959 елда кабул ителгән канун нигезендә, милләтләр ирек һәм бәйсезлеккә ирешкәнче, Америка Президенты ел саен "Әсир милләтләр атнасы"н игълан итәргә вәкаләтле.
  • АКШ Конгрессы тарафыннан 1959 елда канунга әйләнгән резолюция текстында түбәндәге илләр һәм төбәкләр телгә алына: Идел-Урал, Тибет, Казакъстан, Төркестан, Төньяк Вьетнам, Польша, Маҗарстан, Латвия, Литва, Эстония, Украина, Чехословакия, Беларус, Румыния, Көнчыгыш Германия, Болгария, Кытай (континенталь), Азәрбайҗан, Грузия, Төньяк Корея, Албания һәм башкалар.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG