Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада журналист Ольга Комлеваны 12 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр: "бу карар өчен оят"


Ольга Комлева. RusNews фотосы.
Ольга Комлева. RusNews фотосы.

Ольга Комлева Башкортстандагы барлык каршылык чараларына йөрде, аны даими штрафка тарттылар, тоткарладылар, әмма ул көрәшне туктатмады. Кайбер чараларны журналист буларак яктыртып барды.

Башкортстандагы мәхкәмә RusNews журналисты, Навальный штабының элекке волонтёры Ольга Комлеваны 12 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

Моңа өстәп, Комлевага бер елга иреген чикләү җәзасы билгеләнде, ул сайтлар эчтәлеге белән бәйле эшчәнлек алып бару хокукыннан мәхрүм ителде, шулай ук аңа биш ел дәвамында җәмәгать чараларын оештыру һәм аларда катнашу тыелды.

Журналистны "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" һәм "хәрби фейклар таратуда" гаепле дип таныдылар.

Утырышка Комлевага теләктәшлек белдерүчеләр килде. Алар карар укылганнан соң, Ольганың кулына богаулар салганда теләктәшлек сүзләре әйтеп калырга ашыкты, бирешмәскә чакырдылар.

Соңгы вакытта Комлеваның Тикшерү изоляторындагы хәлләре турында кызыксынучыларның күпчелеге аның Телеграм каналыннан укып барды. Каналны Ольганың ире Вячеслав алып бара.

Әлеге каналны 45 яшьлек Ольга 2023 елның азагында ачты. "Мин гади хатын-кыз, ләкин Эчке эшләр министрлыгы һәм башка оешмалар миңа биш миллион сумнан артык күләмдә акча түләтмәкче. Полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләренең эш хакларын түләүне таләп итәләр", дип язды Ольга.

Ул вакытта инде аңа каршы Башкортстан эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия төбәк идарәсе, Уфа эчке эшләр идарәсе, шулай ук берничә район эчке эшләр бүлекләре тарафыннан 18 гариза бирелгән булган. Тәртип саклау оешмалары, Ольга катнашкан протест акцияләре вакытында, ягъни үзләренең "ял көннәрендә эшләгән" өчен компенсацияне шулай кайтарырга теләде.

Комлева каналында үзен "гади хатын-кыз, кадастр инженеры, риелтор, хатын һәм әни" дип тасвирлый. Шулай ук ул Навальныйның Уфадагы штабы волонтеры һәм RusNews проекты журналисты да була. Аның каналында, кулга алынганчы гаилә, көнкүреш, шәһәр хәлләре, ул вакытта сак астында булган сәяси тоткын Лилия Чанышева һәм Баймактагы протестлар турында язмалар чыкты. Комлева Баймакка барып, андагы вакыйгаларны турыдан-туры бәян итеп барды. Соңрак ул тикшерү изоляторында утырганда башкорт активисты Фаил Алсынов турында хат та язды.

"Мине дә, Алсыновны да озак еллар буена эзәрлеклиләр. Күп тапкырлар тоткарладылар, сорау алдылар. Хакимиятләр сәяси тоткыннарның язмышы белән уйный — минем гомерем белән, Фаил белән Лилия Чанышеваныкы белән. Кызганыч, без моңа тәэсир итә алмыйбыз. Димәк язмышыбыз шундый", — дигән иде ул Алсынов адвокаты Илнур Сөендековка юллаган хатында.

Барысы да Навальныйның блогын укудан башлана

Әле 2016 елда сәясәт белән бөтенләй кызыксынмаган Ольга шул ук елны системаны үзгәртүгә ирешә. "Новая газета" язуынча, аның тырышлыгы белән Росреестрга документларны почта аша җибәрү мөмкинлеге барлыкка килә.

14 яшьлек үсмер улы булган ана әкренләп иҗтимагый тормыш һәм илдәге хәлләр белән кызыксына башлый. Ире Вячеслав аңа "Тере журнал"да Навальный блогын укырга киңәш итә. 2017 елның мартында алар Уфада сәясәтченең штабы ачылышына килә. Шуннан соң Комлева төбәктә узган йөрешләрдә, пикетларда, митингларда һәм башка чараларда актив катнаша башлый.

Аны беренче тапкыр 2018 елның гыйнварында Уфада сайлаучыларның каршылык чарасы вакытында тоткарлыйлар. Комлева һәм тагын 30лап кеше йөреш башланыр алдыннан ук полиция бүлегенә озатыла, кичкә кадәр анда тотыла һәм соңрак штрафка тартыла. Шул ук елны аны пенсия реформасына каршы рөхсәт ителмәгән акциядә катнашкан өчен тагын бер кат штрафка тарталар.

2019 елда 40тан артык шәһәрдә Навальный штабларында тентүләр үткәрелә. Комлеваның фатирына да бәреп керәләр, техникаларын алалар, ләкин анда берни табылмый.

2020 елның сентябрендә Беларус оппозиционерлары белән аларга теләктәшлек белдереп Уфада Беларус илчелеге бүлеге янында ялгыз пикетка чыга. Декабрьдә Навальныйны агулау турында билгеле булгач, "Навальныйны агулаганнарны тоткарлагыз" дигән шигар тотып тагын каршылык чарасында катнаша.

2021 елда Навальныйны тоткарлау сәбәпле уздырылган һәр зур каршылык чарасы алдыннан Комлеваны тоткарлыйлар.

"Кеше булып калу өчен, бу караңгылыкка каршы торырга кирәк. Әлбәттә, башта хатыным өчен бик борчыла идем. Аны кайчан тоткарлыйлар, кайда алып киткәннәрен белмәгәндә бигрәк тә. Соңрак инде күнегелде", дип сөйли аның ире Вячеслав.

2021 елның ноябрендә Лилия Чанышева "экстремистик" оешма төзүдә гаепләнеп кулга алынгач, бу Комлева өчен зур шок була. Ул Лилия турында аерым җылылык белән искә ала. "Минем тормышымны үзгәртте" дип әйтә.

2024 елның 27 мартында Комлеваны Ришвәтчелеккә каршы фондка бәйле (ФБК) "экстремистик" эш кысаларында сорау алуга чакыралар. Ә инде 28 мартта Уфа мәхкәмәсе аны ике айга сак астына ала. Шуннан инде Комлеваны чыгармыйлар. Сак астында калдыру вакыты гел озайталар. Ире хатынының Телеграм каналында СИЗОдан җибәрелгән хатларны, рәсемнәрне даими куеп бара.

"Экстремистик" маддә нигезендә Комлевага алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный иде. Тик соңрак эшкә тагын бер маддә – "армияне дисскредитацияләү" дә өстәлә. Ләкин аның нидән гыйбарәт булу нечкәлекләре аңлатылмый.

Мәхкәмә утырышлары гадәттә ябык ишекләр артында уза. Анда Ольгага теләктәшлек белдерүчеләр дә, журналистлар да кертелми. Карар чыгару көнне генә утырыш ачык була. Гаепләү ягы Комлевага 13 ел сорый, мәхкәмә аны 12 ел колониягә хөкем итә.

Лилия Чанышева Facebook битендә Ольганы җәзалаучылар үз җәзасын алачак дип язды.

"Путин режимы Ольга Комлеваны 12 елга рәшәткә артына утыртты. Бер тапкыр да Ольганы моңсу килеш күргәнем булмады. Актив, инициатив һәм якты кеше. Аның срогы карарда язылганнан иртәрәк бетәчәк дип ышанам. Аны җәзалаучылар үз җәзасын алачак. Апелляциягә кадәр Ольга СИЗОда калачак. Аңа азык-төлек һәм колония өчен әйберләр белән ярдәм итәргә кирәк. Әгәр сезнең анарга посылка җибәрү мөмкинлеге бар икән ире Вячеславка мөрәҗәгать итегез" диде.

Юрист һәм элекке хөкемдар хәтта кеше үтерүчеләрнең барысына да бу кадәр срок бирмәүләрен искәртте.

"Бу карар өчен оят! Чөнки мәхкәмә системасында булган хәлләр өчен, аның Русия Конституциясенә каршы килеп, җәза бирү коралына әйтләнүе өчен – рухи һәм әхлакый җаваплылыкның бер өлеше профессиональ юрист буларак миңа да карый дип саныйм. (...) 12 елга иректән мәхрүи итү - асылда нигезсез гаепләү (...) бу – безнең хурлык! Бу минем дә Русия ватандашы буларак – хурлыгым. Миңа оят", диде ул.

Навальныйдан әле дә куркалар

Навальный үлгәннән соң да аның тарафдарларын эзәрлекләү, Коррупциягә каршы көрәш фондына хәтта зур булмаган суммалар күчерүчеләрне дә җәзага тарту дәвам итә. "Первый отдел" командасы адвокаты Евгений Смирнов "Радио Свобода"га әйтүенчә, Русиядә "экстремизм" шаукымы күзәтелә, дәүләт үзе кабул итмәгән һәр нәрсәне үзенә куркыныч дип саный. 2010 елларда төрле дини хәрәкәтләрне экстремистик дип бәяләп, дин кушканча яшәгәнгә һәм дини китаплар укыганга гына да йөзләрчә кешене иректән мәхрүм ителүен әйтә.

"2021 елдан ФБК эше башланганнан бирле, дәүләт үзенең экстремизмга каршы кануннарын тулысынча эшкә җикте. Хәзер инде Путинның сәяси оппонентларын һәм хәзерге сәяси партияләрне экстремистлар дип таный башладылар. Хәтта "ЛГБТ халыкара хәрәкәтен" дә экстремистик оешма дип игълан иттеләр, гәрчә андый оешма булмаса да.

Илнең сәясәте шундый һәм хакимият әле дә ФБКдан курка, аларны сәяси оппонент буларак күрә. Навальный үлгәннән соң да дәүләт аннан куркуын дәвам итә. Навальныйны үтереп, Русия хакимияте аның фотосын урнаштырган өчен генә дә, акча күчергән кешеләрне һәм оппозиционерны яклап язган адвокатлар һәм журналистларны төрмәгә утырта.

Соңгы вакытта Русия Җинаять кодексы сизелерлек киңәйтелде, сәяси маддәләр саны арттырылды. Хәтта маддәне атнага бер үзгәртүгә кадәр барып җиттеләр.

Боларның барысы да Русия куәт оешмалары эшен җиңеләйтә, кешене җинаять җаваплылыгына тарту процедурасын тагын да гадиләштерә", ди Смирнов.

Аның әйтүенчә, болар бары тик режим алышынганнан соң гына тукталачак. Ул моңа мисал итеп Хизб ут-Тәхрир (Русиядә террорчы дип танылган – ред.), Йәһвә шаһитларын ун елдан артык экстремистик дип танып, аның вәкилләренең төрмәдә утыруларын искә ала.

Әлеге төрмәдә утыручы мөселманнарның күбесенәнә медицина ярдәме таләп ителә.

Ольга Комлева да диабет белән авырый. Аңа һәрвакыт инсулин кирәк.

  • Узган ел Комлева Террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелде. "Сәяси тоткыннарны хуплау. Мемориал" хокук яклау проекты аны сәяси тоткын дип таныды.
  • Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фондын 2021 елның июнендә "экстремист оешма" дип игълан иттеләр. Оппозиционерның оешмалары белән хезмәттәшлек иткән өчен җинаять эзәрлекләве булган дистәләгән очрак турында билгеле. Коррупциягә каршы көрәш фондына әз генә акча күчерүне дә Русия хакимиятләре экстремизмны финанслау дип бәяли.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG