"Печән базары" фестивале быел 26-29 август, Казанның Кабан күле буенда узачак. Оештыручылар чарада йөзгә якын дизайнерлар, сәүдәгәрләр катнашыр дип көтә. Әлеге вакытта катнашу өчен гаризалар кабул ителә.
2025 елгы "Печән базары" татар йорты, аның эчке бизәлеше һәм татар көнкүреше темасына багышлана. Шул сәбәпле, нәкъ шушы темага туры килгән әйберләргә өстенлек биреләчәк, ди оештыручылар. Бер елны татар киеменә багышланган иде фестиваль, ул вакытта татар киемнәренең мода күргәзмәсе оештырылды. Барлык киемнәр Печән базарында тәкъдим ителде, сатылды. Кешеләргә көндәлек тормышта татарлыкны кием аша күрсәтүнең мөмкинлеге тәкъдим ителде.
Быел оештыручылар заманча йорт белән фатирны татар дизайнерлары җитештергән кул эшләре белән бизәп, өйгә татарча ямь өстәргә мөмкинлекне җиткерергә телиләр. Замана интерьерга татарлык темасын кертү мәсьәләсе ачылачак, дип аңлата оештыручылар.
"Печән базарын"да һәр елны киез һәм йоннан келәмнәр, тиредән ясалгае мозаикалы картиналар, тастымал, сөлгеләр, ашъялыклар, урын өсләре, мендәр тышлыклары, төрле сувенирлар, милли бизәкле савыт-саба ясаучылар үз кул эшләнмәләрен тәкъдим итте. Быел андый кул осталары тагын да күбрәк булыр дип өмет итә оештыручылар.
"Печән базары" беренче тапкыр 2013 елда уздырылды, ул Тукайның үлеменә 100 еллыгына багышланды. Ул 15 апрельдә шагыйрьнең вафат булган көнендә, Париж Коммунасы урамында узды. Ул вакытта Тукай шигырьләреннән торган перфоманс булды һәм дистәгә якын дизайнер үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте. Ул вакытта "Печән базары"на кешеләргә милли киемнәрдә килергә тәкъдим ителде. Моннан соң "Печән базары" ның уздырылу вакыты һәм урыны да үзгәрде.
"Печән базары" Казанның мәдәни һәм татар дизайн дөньясының төп чарасына әверелде. Фестивальдә заманча татар дизайнерлары, рәссамнар, пешекчеләр, музыкантлар, шагыйрьләр, нәширләр катнаша. Биредә сәүдән тыш күп лекторийлар, концертлар, төрле перфоманслар, балалар өчен белем һәм күңел ачу мәйданы оештырыла.
- Быел Камал театрының яңа бинасы ачылганда "Печән базары" оештырылды. Кеше күп килү сәбәпле "Печән базары"н күрә алмадык дип зарланучылар булды.
- Фестивальне ел саен Дөнья татар яшьләре форумы оештыра.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум